news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Итек бәйрәме ачылышында башкарма комитет җитәкчесе: Итек безне кеше итте

Кукмарада Итек бәйрәме ачылышында башкарма комитет җитәкчесе: Итек безне кеше итте
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

Кукмараның Комсомол мәйданында Итек фестивале башланды. Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде. Ул фестивальнең 9нчы ел үтүен искәртте.

«Халык ел саен көтеп ала. Итекчеләргә, эшмәкәрләргә, катнашучыларга бик зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән! Яңа бәхетләр, шатлыклар килсен, солдатларыбыз өйләренә әйләнеп кайтсын», - дип теләде ул.

Җитәкче итекләрнең Кукмараны таныткан бренд булуын ассызыклады. «Итек безне кеше итте, Кукмараны Кукмара итеп танытты. Казанга Кукмара итеген күтәреп барсаң, теләсә кайсы ишекне ачып кереп була. Безнең итекләрне күтәреп, мактанып йөрергә бик рәхәт», - диде ул.

Итек фестивалендә Саба, Баулы, Кукмара командалары төрле уеннарда катнаша. Шулай ук итекле футбол уенында 9 команда көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot