news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә пенсия реформасын йомшарту шартлары турында фикерләр карала

Гражданнарның тискәре реакциясен киметүнең төрле алымнары турында фикер алышу бара.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Эчке сәясәт буенча Президент идарәсендә пенсия реформасын йомшарту шартлары турында фикерләр карала. Бу хакта Кремль чыганакларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Кремльдә төбәкләрдән халыкның пенсия яшен арттыруга карата реакциясе турында мәгълүматлар җыялар. Чыганак сүзләренчә, гражданнарның тискәре реакциясен киметү алымнары, хәтта реформаны йомшарту турында да фикерләр карала. Бу йомшартулар чынга ашырылыр, дип көтелә.

Узган пәнҗешәмбедә премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында пенсия яшен арттыру турында игълан итте. Пенсия яше киләсе елда һәм алдагы15 ел эчендә артачак. Ир-атлар өчен биш елга (65 яшь) һәм хатын-кызлар өчен сигез елга (63 яшь) озайтылачак.

  • Пресс-секретарь Дмитрий Песков Владимир Путинның пенсия яшен арттырмау турындагы вәгъдәсен шәрехләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100