ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Икътисад

Пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәләр

13 июнь 2018, 13:59

Министрлар Кабинеты депутатларга иң кырыс вариантны тәкъдим итә: ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте пәнҗешәмбе, 14 июнь көнне, пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәчәк. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән, “Ведомости” яза.

Министрлар Кабинеты депутатларга иң кырыс вариантны тәкъдим итә: ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь, дип әйткән басманың чыганагы.

Россия Финанс министрлыгы сценарие буенча, Хөкүмәт пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тиеш. Россия Федераль Җыены түбән палатасында фикер алышу барышында ташламалар билгеләнәчәк, дип сөйләгән чыганак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10