Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремльдә Covid-19дан массакүләм вакцинация кемнәр өчен мәҗбүри булачагын аңлаттылар
Россиялеләргә якын айларда прививка ясый башлаячаклар, дип сөйләде РФ Президенты матбугат секретаре.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Якын айларда Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар. Әмма прививканы ирекле рәвештә генә ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта YouTube-каналда RT хәбәр итә.
«Бар кешене дә вакциналаштыру мөмкин түгел. Ул ирекле булырга тиеш һәм ул бары ирекле булачак», - дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Басма мәгълүматлары буенча, прививка ясау кампаниясенең төгәл башлануы әлегә игълан ителмәгән.
Элегрәк «Татар-информ» ваклап сатуда «Спутник V» вакцинасын сатып алу мөмкин түгеллеген хәбәр иткән иде. Барлык препарат дәүләт тарафыннан сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз