news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан «Спутник V» вакцинасы ваклап сатуга куелмаячак

Covid-19дан препаратны тулысынча дәүләт сатып алган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Н.Ф.Гамалея үзәге тарафыннан эшләнгән коронавирус инфекциясеннән вакцинаны ваклап сатып алып булмаячак. Препаратны Дәүләт тулысынча сатып алган. Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бездә бөтен вакцина Россия дәүләте тарафыннан сатып алынган, шуңа күрә, минемчә, ул ваклап сатуга да, башка ысул белән сатуга да куелмаячак», — дип сөйләде ул.

«V Спутник» вакцинасы 2020 елның августында дөньяда беренче булып теркәлде. Препаратның нәтиҗәлелеге 92% тәшкил итә, әмма, Гинцбург мәгълүматлары буенча, аның нәтиҗәлелеген киметә торган препаратлар һәм авырулар бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot