news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль өлешчә мобилизация чорында Россия чикләрен ябу турындагы сорауга ачыклык кертте

Россиядә өлешчә мобилизация кертелү сәбәпле, чикләрне ябу турында бернинди карар да кабул ителмәгән. Бүген бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

«Миңа бу турыда бернәрсә дә билгеле түгел. Хәзерге вакытта бу хакта карар кабул ителмәгән», – диде ул, дип яза «РИА Новости».

Бүген хәрби хезмәткә чакырылыш яшендәге россиялеләргә илдән китүне тыярга дигән тәкъдим белән Федерация Советында чыгыш ясадылар. Кырым сенаторы Сергей Цеков белдерүенчә, медицина күрсәткечләре буенча һәм хәрби хезмәттән сәламәтлеге буенча кичектерелгән очракта гына илдән чыга алу турындагы яңа кагыйдәләр кертелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100