Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федерация Советы чакырылыш яшендәге россиялеләргә чит илгә чыгуны тыярга тәкъдим итә
Кырымнан сенатор Сергей Цеков хәрби хезмәткә чакырылыш яшендәге барлык гражданнарга да чит илгә чыгуны тыярга чакырды. Аның фикеренчә, мондый карар кабул итүгә «хәзерге вәзгыять» этәрә. Чит илгә чыгуны медицина күрсәткечләре буенча гына рөхсәт итеп булыр иде, дип белдерде ул.
Чакырылыш яшендәгеләр хәрби хезмәткә яраксыз булган очракта гына илдән чыга алыр иде дип, «РИА Новости» сенатор сүзләрен китерә. Алдарак Федерация Советында хәрби хезмәтне кичектереп торырга мөмкин булган авырулар исемлеген кыскартырга чакырдылар.
Искәртеп узабыз, Генераль штаб һәм Оборона министрлыгының төгәлләштерелгән мәгълүматларына караганда, 35 яшькә кадәрге рядовой һәм сержант составы хәрби дәрәҗәсе булган, 50 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 55 яшькә кадәрге өлкән офицерлар мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Өлешчә мобилизация кертү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз