Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр
Оештыручылар бәйге сәләтле балаларга ярдәм итәр дип ышана.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы балалар арасында татар тематикасына багышланган рәсем ясау конкурсы үткәрә.
«Бәйге балаларны сәнгать белән шөгыльләнергә җәлеп итүдә, аларга эстетик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Шулай ук конкурс сәләтле балаларга ярдәм итәргә булышыр дип уйлыйбыз», — дип сөйләде «Болгар-К» татар оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эльвина Хәйруллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Иҗади бәйгенең төп шарты — рәсемнәрнең татар тематикасында булуы. А4 форматында ясалган рәсемнәрне «Болгар-К» оешмасына 24 майга кадәр җибәрергә кирәк.
Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесен дә игълан иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз