news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар өлкәсендә уракта – 6 мең, бездә нибары 3,5 мең комбайн эшләде – Марат Әхмәтов

Республикага икмәк суктыру өчен читтән 300ләп комбайн җәлеп ителгән.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел уракка Россия төбәкләреннән 300гә якын комбайн җәлеп ителгән. Бу хакта бүген журналистларга Игенчеләр сараенда узган матбугат конференциясендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

“300гә якын комбайн читтән китерелде. Икмәкне саклап калырга булышканнары өчен аларга рәхмәтлебез. Әмма үз комбайннарыбыз 500гә күбрәк булса, без инде 5 миллион тонна уңышны Республика көненә үк җыеп алган булыр идек”, – дип белдерде министр.

“Читтән килүчеләр бераз яхшырак та эшли, аларга өйгә кайтырга ашыгырга кирәкми, аннары аларның күбесенең ашлык ташу өчен үз транспорты бар. Бездә исә, комбайнчының нәтиҗәле эшләве комбайннан гына тормый. Һава шартларының, әлбәттә, уңай булуы кирәк, әмма ашлыкны машина никадәр тиз арада төяп китүдән дә тора. Әгәр комбайн 7 минут эчендә бункерын тутырып, аннары 17 минут машина килгәнен көтә икән, бу вакытны ала. Аннары инвесторларның күбесенең ашлыгы комбайннан шундук элеваторга озатыла, бу тагын транспорт чыгымнарын таләп итә. Безгә Президентның 100әр мең сумлык 200 гранты да стимул буларак бик булышты. Без көн саен күзәтеп бардык, хәзер комбайнчыларның шушы күрсәткечләренең дөреслеген җентекләп тикшерү процессы бара. Без, мөмкин кадәр үтә күренмәле рәвештә, шушы күрсәткечләрнең дөреслегенә инанырга тиеш, чөнки сүз дәрәҗәле грантлар турында бара, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр Краснодар өлкәсендә иртә өлгерүче бөртекле культураларның 1 миллион 650 мең гектар мәйданда игелүен билгеләп узды. “Бу бездән 100 меңгә генә артык. Ә аларда 6 мең ашлык җыю комбайны эшли, бездә – 3,5 мең. Бу әле аларда һава шартлары кулай булуын исәпкә алып. Икмәк өлгерүгә, аларда ай-ай ярым дәвамында уңыш җыеп алу өчен яхшы һава торышы саклана, ашлыкны хәтта киптерү дә кирәк түгел”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100