Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Корея галимнәре төрки дөнья турында энциклопедия әзерли башлаган
Профессор Ынгенг О сүзләренчә, Татарстан һәм татар теле турында мәгълүматларны Казан федераль университеты тупларга ярдәм иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Евразиянең төрки халыкларны өйрәнү буенча тикшеренү үзәге җитәкчесе Ынгенг О хәзерге вакытта Кореяның Донг-Док Кызлар университеты галимнәре белән берлектә төрки дөнья турында энциклопедия әзерләүләрен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Материал җыюда проблемалар булмыйча калмады, төгәлрәк әйткәндә, Татарстан һәм татар теле турында мәгълүматлар аз булды. Әмма ләкин хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән күп чыганаклар мәгълүм булды”, - диде ул.
Галимә сүзләренчә, КФУда төзелгән меморандум энциклопедияне язарга зур этәргеч һәм ярдәм булачак. “Ул киләчәктә дә элемтәләребез ныгуына төп сәбәпче булыр. Татарстанга беренче килүебез, ләкин туктап каласыбыз килми, мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә чыгарасыбыз килә. Кореяда да татар теле турында белүләрен телим”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз