ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университеты белән Донг-Док университеты меморандум имзалады

25 июнь 2019, 20:12 , Фото: Зиля Мубаракшина

Казан федераль университеты белән Донг-Док университеты меморандум имзалады Корея университеты галимнәренә тюркология өлкәсе белән шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кореяның Донг-Док Кызлар университеты белән меморандум имзаланды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов күп кенә университетлар белән хезмәттәшлек итү, уртак проектлар турында түгәрәк өстәлдә сөйләде һәм Корея галимнәренә тюркология проблемасы белән шөгыльләнгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә бергәләшеп хезмәттәшлек итәчәкләренә өметен белдерде.

Шулай ук кунакларны Каюм Насыйри фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Йосыпова озатып йөрде һәм аларга институт буйлап экскурсия оештырды. Сөйләү барышында ул институт эшчәнлеге, структурасына аерым тукталып үтте.

Кореядан килгән галимнәр һәм профессорлар Ынгенг О, Сона Цой, Дукчан У, Хонг Джун Ким белән очрашу КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Кореяның Донг-Док Кызлар университеты арасында меморандум төзү, күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10