Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан гаете – 2026: Нисаб күләме, намаз вакытлары һәм бәйрәм чаралары — тулы белешмә
27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Корбан китерү өчен нисаб күләме, корбан чалу өчен Казанда махсус мәйданчыклар һәм Гает намазы вакытында үзгәрешләр турында «Татар-информ» язмасында укыгыз.
Гает намазлары кайчан укылачак?
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2026 елның 27 маена туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, Татарстанның барлык мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыкканнан соң 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
- 02:15 – 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
- 03:15 – 03:45 – гает вәгазе укылу;
- 03:45 – гает намазын уку;
- 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
2026 елда нисаб күләме
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хәҗәтләрдән тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
«Монда 100 мең сум акча гына түгел, мөселман кешесенең 100 меңлек мөлкәте булса да, шулай ук корбан чалу мәҗбүри. Монда мөселман ир-ат һәм мөселман хатын-кыз күз алдында тотыла», – дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые Булат Мөбәрәков.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Корбан чалу
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башлана һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне – Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 27 майда һәм киләсе ике көндә – Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда. Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 2026 елда Казанда махсус 17 мәйданчыкта корбан чалыначак.
«Аллаһыбыз мөселман өммәтенә ел саен Корбан чалырга әмер итте. Бу Раббыбызга якынаю, аның каршында әмерләрен үти торган сәгадәт көнебез, зур бәйрәмебез, Аллаһка якынаю мөмкинлеге. Әлбәттә, мохтаҗларның, фәкыйрьләрнең, кардәшләребезнең, якыннарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белә торган, ризыкландыра торган көн. Шушы гамәлләребезнең асылы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү, аның кабул булуы, корбанның каны агу гына түгел, мөселман өчен аның кабул булуы кирәк. Коръән Кәримдә: «Чалган корбаннарыгызның ите дә, каны Раббыгыз Аллаһка ирешми, әмма аңа ирешкәне сезнең тәкъвалыгыгыз», – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Тәкбир-тәшрик көннәре
26 нчы, 27 нче, 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (26 майда – иртәнге намаздан башлап 30 майда – икенде намазын кертеп) фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Тәкбир-тәшрик болай әйтелә:
اللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ لَا إلَهَ إلَّا اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ وَللهِ الْحَمْدُ
«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр.
Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр.
Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».
Мәгънәсе:
«Аллаһ бөек, Аллаһ бөек.
Аллаһтан башка иләһ юк.
Аллаһ бөек, Аллаһ бөек.
Аллаһка барча мактаулар!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Корбан-фест» һәм районнарда бәйрәмнәр
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викторина, эстафета, милли уен, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган.
«Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны арзан бәягә сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк», – дип искәртеп узды Равил хәзрәт Зөфәров.
Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан гомумшәһәр күләмендә «Корбан-фест» гаилә бәйрәме узачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 – 17:00 сәгатьтә була. Кунакларны сәхнәдә оештырылган программа, уеннар белән балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), остаханә, ярминкә һәм ачык һавада ашамлыклар зонасы көтә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз