Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалу өчен махсус урыннар оештырылачак – исемлек
27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары нигезендә, Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
- 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;
- 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку;
- 03:45 – Гает намазын уку;
- 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус оештырылган урыннарда өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу өч көннең берсендә башкарыла:
Беренче көнне – Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 27 майда һәм алдагы ике көндә – Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда. Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 000 сум тәшкил итә. 2026 елда Казанда корбан чалу 17 махсус мәйданчыкта оештырылачак.
Казанда корбан чалу урыннары исемлеге:
1. «Корбан бәйрәм» комплексы (Бертуган Петряевлар, 6)
2.«Гадел» мәчете (Оренбург проезды, 193)
3.«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а)
4.«Тынычлык» мәчете (Мирный торак массивы, Мелитопольская ур., 15)
5.«Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17)
6.«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)
7.«Иман Нуры» мәчете (Нагорный торак массивы, Дорожная ур., 32а)
8.«Коддус» мәчете (Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16)
9.«Билал» мәчете (Вознесенье торак массивы, Иркен ур. 29)
10.«Бистә Нуры» (Яңа Сосновка торак массивы, Пионер ур., 5)
11.«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3)
12.«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)
13.«Фатиха» мәчете (Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а)
14.«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)
15.«Мәүлид» мәчете (Залесный торак массивы, Селянская ур., 23)
16.«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а)
17.«Җомга» мәчете (Юдино торак массивы, Ильич ур., 4)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз