Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек хәзрәт Җиһаншин Корбан Гаете намазына кимендә ярты сәгать алдан килергә киңәш итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанның «Алтан» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин 6 нчы июнь көнне Корбан Гаете намазына мәчетләргә иртәнге сәгать 3 тән дә соңармыйча килергә киңәш итте.
Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.
«Иртәнге намаздан калмагыз, юкса, мәчетләрдә урын калмаячак. Казандагы 87 мәчеттә көтеп калабыз. Сәгать 2 белән 3 арасында иртәнге намаз, Коръән уку, иртәнге сәгать 3 тә вәгазь башлана, 4нче яртыга кадәр дәвам итә, аннары Гает намазы укылачак. 3 сәгать 40 минутта хөтбә, Коръән уку белән тәмамлана. Һичьюгы,сәгать 3кә килеп җитәргә тырышыгыз», – диде Ирек хәзрәт.
Ул акылы булган, бурычы булмаган, 53 мең сум ирекле акчасы булган һәр мөселманга Корбан чалу тиешлеген искәртте. «Корбан Гаете өч көн чалына. Кайбер кардәшләр корбанны ничек чалырга икәнен белми, сарык чалу гына дип кенә беләләр, ә аның мәгънәсе тирән. Хәзрәтләребез мәчетләрдә бу хакта вәгазьләрдә аңлата. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарны кабул итсен!» – дигән теләктә калды Ирек хәзрәт Җиһаншин.
Иртәгә, 5нче июньдә, Гарәфә көнендә Гарәфи коесы ачылачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз