news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанның «Алтан» мәчетендә Гарәфи коесы ачылачак

Иртәгә Казанның «Алтан» мәчетендә Гарәфи коесы ачылачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иртәгә Казанның «Алтан» мәчетендә Гарәфи коесы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Алтан» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

Ул иртәгә Корбан Гаете алдыннан Гарәфә көне узачагын искәртте. «Гарәфә көнне мөселманнар ураза тотса, узган һәм киләсе елның гөнаһлары гафу ителә, дип әйткән пәйгамбәребез», – диде Ирек хәзрәт.

Гарәфә коесын ачу чарасы ифтарга яки Ахшам намазына ярты сәгать кала (19.30 сәгатьтә) көтелә. «84 метр тирәнлектә казылган коедан артезиан суы чыга, бу безнең мәчетнең социаль проекты. Бөтен кешеләр, төрле дин вәкилләре ул суны алып китә ала», – диде Ирек Җиһаншин.

news_right_1
news_right_2
news_bot