news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспортының графигы үзгәрәчәк

Корбан бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспортының графигы үзгәрәчәк
архив/Салават Камалетдинов

Корбан бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк. 9 июльдә дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 1.30 сәгатьтән йөри башлаячак.

Шәһәрдә яшәүчеләрне мәчетләргә бәйрәм намазына 5, 22, 29, 33, 37, 47, 56, 74, 75 һәм 91нче автобуслар, шулай ук 1нче һәм 2нче троллейбуслар китерәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласы мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 2.30 сәгатьтән намаз укудан башлана. Корбан чалу өч көн - 9, 10 һәм 11 июльдә була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда бу максатлар өчен 17 мәйданчык билгеләнгән.

Элегрәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Корбан гаетендә корбан чалу өчен 39 мәйданчыкны билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot