news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда корбан чалу урыннары исемлеге билгеле

Казанда корбан чалу урыннары исемлеге билгеле
"Татар-информ" архивы

9 июльдә мөселманнар иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Мәчетләргә бәйрәм көнендә автобусларда барып җитәргә мөмкин була. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты аппаратының Җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Бәйрәм чаралары 2:30 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. Корбан чалу йоласын өч көн дәвамында – 9, 10 һәм 11 июльдә була. Моны махсус билгеләнгән 17 урында башкарырга мөмкин булачак.

Әлеге чараны оештыручылар тарафыннан барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар да каралган, мәчетләр территориясендә биокалдыклар өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак, ә барлык хайваннарның тиреләрен Тольяттидагы мех фабрикасына озатачаклар, дип сөйләде Шакиров.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

  • «Казан нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3);
  • «Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66);
  • «Фатиха» мәчете (Кадыш бистәсе, Рихард Зорге ур., 4а).

Вахитов һәм Идел буе районнары

  • Мәрҗани мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);
  • Апанай мәчете (Каюм Насыйри ур., 27);
  • «Тынычлык» мәчете (Тынычлык бистәсе, Мелитополь ур., 15);
  • «Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193);
  • «Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а);
  • «Корбан-бәйрәм» корбан чалу комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6).

Киров һәм Мәскәү районнары

  • «Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б);
  • «Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23);
  • «Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиново тыкрыгы, 16а);
  • «Рәҗәп» мәчете (Энгельс ур., 20/39).

Совет районы

  • «Билал» мәчете (Вознесение бистәсе, Иркен ур., 29);
  • «Куддус» мәчете (Карьер бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16);
  • «Иман нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а);
  • «Бистә нуры Габделгалләм» мәчете (Пионер ур., 5).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100