Көрәштә беренче зур җиңүем 1995 елда Муса Җәлил турнирында булды, беренче тапкыр бардым да – оттым. Ул вакытта грек-рим көрәше белән шөгыльләнгәннән соң, көрәш чемпионатын оту минем өчен авыр булмады. Нәрсә булганын аңламадым да, анда мине «ашарга» тиешле 6-7 үгез кебек көрәшче бар иде, авырлыкта булган иң-иңнәрен генә әйтәм инде. Алар да аңышмады, хөкемдарлар да, шулай итеп җиңеп чыктым. Аннары 1998 елга хәтле якын да килә алмадым анда, призер калган булды, ота алмадым. Ул – тәҗрибә туплау вакыты булды, 1998 елдан җиңүләрем рәттән китте, бик сирәк кенә оттырдым. Каядыр хөкемдарлар да төшерде инде.
Әзерләнүгә килсәк, грек-рим көрәше – татар көрәшенә караганда авыррак спорт төре. Тренерым әзерләнү системасын аңлатты, шушы база миңа җитә иде. Татар көрәшендә минем тренерым булмады. Күп кенә кешеләр атказанган исемен алыр өчен «Айрат Гыйлаевның тренеры» дип язып җибәреп тә карадылар, артыбызда шундый хәлләр дә булган. Грек-рим көрәшендә тренерым Александр Семенович Кузнецовка рәхмәт, татар көрәшендә тренеры булмаган кешеләр сирәктер, бәлки, мин берүземдер, белмим. Авыз тутырып, «тренерым булмады» дип әйтә алам.
Иң яхшы укытучы ул – тәҗрибә. Башны эшләтергә кирәк. 5, 6, 10 тапкыр ялгышасың, уйлыйсың – нәтиҗә ясыйсың. Баштан ук отып чыксаң, анализ ясамыйсың, аның өчен отылырга кирәк. Нишләп болай булды, кая ялгыштым, дип уйларга кирәк. Җиңү сере гади – әйбәт физик форма, көч, җитезлек һәм иң мөһиме – холык.