news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кондратьев: Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда яшьләр активлык күрсәтә

Кондратьев: Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда яшьләр активлык күрсәтә
Фото: https://t.me/cik_rt

Тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашучы яшь татарстанлылар муниципаль депутатларны сайлауда активлык күрсәтә. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

10 декабрьдәге сайлауда республикада яшәүче 16 мең кеше катнаша ала, алар арасында 290 кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлау участокларында аларны участок комиссиясе хезмәткәрләре каршы ала һәм истәлекле сувенирлар бүләк итә.

«Бу алар өчен – үзенчәлекле көн, хәзерге сайлаулар – аларның тормышында беренчесе. Алар туган шәһәре яки авылы мәнфәгатен яклап дөрес карар кабул итәр дип ышанам. Котлыйм һәм уңышлар телим!» - диде Кондратьев.

Искәртеп узабыз, республиканың 15 районында сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 12.00 сәгатьтә участокларга килүчеләр саны 48 проценттан арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot