news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көнчыгышны өйрәнүче белгеч Әхмәт Галимовны соңгы юлга иртәгә Мәскәүдә озаталар

Көнчыгышны өйрәнүче белгеч Әхмәт Галимовны соңгы юлга иртәгә Мәскәүдә озаталар
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Көнчыгышны һәм туган якны өйрәнү белгече Әхмәт Галимов 26 февральдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә соңгы юлга озаталар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хушлашу мәрасиме 10.30 сәгатьтә башлана.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, журналист, көнчыгышны өйрәнүче, туган якны өйрәнүче һәм башкаланың татар иҗтимагый тормышында күп еллар дәвамында актив катнашучы Әхмәт Галимов кичә Мәскәүдә вафат булды. Аңа 96 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot