news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары тарихын, аларның гореф-гадәтләрен өйрәнгән журналист Әхмәт Галимов вафат

Мәскәүдә журналист, көнчыгышны өйрәнүче, туган якны өйрәнүче һәм башкаланың татар иҗтимагый тормышында күп еллар дәвамында актив катнашучы Әхмәт Галимов вафат. Аңа 96 яшь иде.

Фото: © Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр итүләренчә, Галимов Мәскәү татарлары тарихын, аларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тирән белгән. Мәскәү чит телләр хәрби институтын тәмамлагач, тәрҗемәче белгечлеге алган. Кытай һәм япон телләреннән тәрҗемә иткән, дип төгәллек кертелгән хәбәрдә.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Әхмәт Галимов белән хушлашу урыны һәм датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot