Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Радик Сәлимов: «Җиде мәрҗән.Халык хәтере» мюзиклында жанр, стиль төрлелеге зур
2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Бу спектакль – 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак.
«Мюзикл беренче тапкыр 17 ел элек – 2006 елда куелган иде. Мюзиклда кайбер номерлар шул ук килеш калды, әмма аның оркестровкасы, эшкәртелүе үзгәртелде. Ул вакытта төп геройны җырчы Айдар Сөләйманов башкарды, без хәзер дә аны истә тоттык. Әмма Айдар хәзер Мәскәүдә яши һәм эшли. Без бу юлы ансамбльдәге коллектив белән генә – үзебезнең көчләр белән эшләргә булдык», - диде композитор журналистларга ремонттан соң ансамбльнең бинасын тәкъдим иткән вакытта.
Аның әйтүенчә, беренче татар этно-мюзиклын яңартып, заманча итеп куярга республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән. «Ул бик теләп хуплады. Хәзер нинди яңгыраш актуаль һәм эстрадада нәрсә булырга тиеш – дәүләт ансамбле бу сорауны читләтеп үтми. Бу мәсьәләне хәл итүдә ансамбльнең үз фикере, тәкъдиме бар. Безнең җавап – шушы мюзикл. Мюзиклда халыкның рухи кыйммәтләре, эстраданың нинди булырга тиешлеге турында уйланулар урын ала», - диде Радик Сәлимов.
«Минемчә, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – фольклорның бер кысаларга гына кертеп карарлык жанры, стиле, формасы гына түгел. Җырлар һәм биюләр һәрвакыт яңгырашта булган. Жанр диапазонын да киңәйтә башладык. «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклында шуны күрсәтмәкче булабыз, симфоник юнәлештә дә, электрон-бию ритмнарында да иҗат итәбез. Бер сүз белән әйткәндә, жанр һәм стиль төрлелеге бик зур. Сәхнәдә тамашачылар бөтенләй яңа спектакль күрә алачак дип уйлыйм», - дип аңлатты композитор.
Мюзиклны «Җиде мәрҗән. Халык хәтере – 2» дип тә атарга теләгәннәр. «Ул беренче мюзиклның дәвамы буларак кабул ителер», - дип өстәде ул.
Мюзиклны яшь режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Башкала тамашачысына алар БРИКС саммитына тәкъдим ителгән Казан циркының «Азия кайтавазы» тамашасы буенча таныш. Премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республика шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтер дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз