news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Гөлнара Тимербулатова татарча инди, рок, рэп юнәлешләрен хуплады

“Татарча да инди, рок, рэп жанрлары булсын, алар һәрберсе аерым сәнгать”, - диде композитор.

Композитор Гөлнара Тимербулатова татарча инди, рок, рэп юнәлешләрен хуплады
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар композиторы Гөлнара Тимербулатова татар музыкасының һәр яңа юнәлеше дә яшәргә хокуклы дип саный. Бу фикерен ул 30 августта Казан Кремлендә үткәрелгән TAT CULT FEST фестивалендә “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Миннән еш кына: “Татар җыры яисә татар музыкасы нәрсә ул?” – дип сорау бирәләр. Менә ул – биредә! Бу яшь башкаручылар татар музыкасын барлыкка китерә дә инде. Без гел “бер балык башын чәйни алмыйбыз” бит инде. Шуңа күрә без дөньяга үзебезнең турыда әйтергә тиеш, шуңа күрә дә яшьләр музыкаль экспериментлар ясый дип уйлыйм”, - диде ул.

Гөлнара Тимербулатова инди, рок, рэп һ.б. жанрлар татарларда да булсын, алар һәрберсе аерым сәнгать, дигән фикердә. “Барлык юнәлешкә дә яңгырарга мөмкинчелек бирергә кирәк, әмма шул ук вакытта тамырларыбыз турында да онытырга ярамый”, - диде композитор.

“Соңгы вакытта татар яшьләре үзләрен актив күрсәтә башлады. Әлбәттә, мин моңа шаккатам, чөнки алар мине якты хисләре һәм тәҗрибәләре белән дөньямны киңәйтә. Шул дулкында буласы, гел күзәтәсе килә. Алар белән бергәләп иҗат итү миңа рәхәт. Ягъни иҗат бер урында гына калырга тиеш түгел, хәрәкәттә булырга тиеш”, - диде Гөлнара Тимербулатова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100