ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зуля Камалова TAT CULT FEST фестивале өчен эксклюзив музыкаль төркем туплаган

30 август 2019, 21:20 , Фото: Михаил Захаров/архив

Зуля Камалова TAT CULT FEST фестивале өчен эксклюзив музыкаль төркем туплаган Зөлфия Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган яңа альбомындагы бер җырга клип төшереләчәген дә хәбәр итте.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда TAT CULT FEST фестиваленең төп сәхнәсендә Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган яңа альбомын тәкъдим итте. Австралиядә яшәүче татар артисты Казан чыгышлары өчен яңа эксклюзив музыкаль төркем туплаган.

Фестиваль 30 август - Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә Казан Кремле территориясендә оештырылды.

Җырчы яңа альбом өчен акчаның краудфандинг ысулы белән җыелуын искәртте. Альбом яздыртуга үз өлешен кертүчеләргә һәм концерт карарга килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Альбомдагы җырларның берсенә клип төшереләчәген әйтте.

Зуля Камалова шигырьләр авторы Йолдыз Миңнуллинаны да сәхнәгә чакырып сәламләде. Альбомдагы җырларның берсе Мубай белән бергә яздырылган. Зуля Камалова Илдар Мөбәрәкшинның (Мубай) бүгенге концертта катнаша алмавын җиткерде.

Көн суык булуга карамастан тамашачы күп җыелды. Сәхнә алдында халык бигрәк тә Финляндия татарларының "Башкарма" төркеме чыгышы алдыннан артты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10