news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәриф мәчетенең Коръәннәр җыелмасы Ульяновск Җәмигъ мәчетендә күрсәтелә

Әлеге коллекция Кол Шәриф мәчетенә нигез салынган чорда, 1995 елдан туплана башлаган.

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Казан Кремле музей-тыюлыгының Коръәннәр җыелмасы Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге коллекция Кол Шәриф мәчетенә нигез салынган чорда, 1995 елдан туплана башлаган. Шул вакыттан бирле җирле халык, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнар музейга Коръән китаплары бүләк итә. Коллекциядә революциягә кадәр гарәп телендә чыккан китаплар да, татар телендә тәфсирләр дә бар. Төркия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Әзербайҗан, Палестина автономиясе, Иран һәм башка илләрдән күренекле шәхесләр бүләк иткән Коръәннәр саклана. Китапларны бүген дә китереп торалар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot