news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укыла

Быел Ураза гаетен 25 июньдә бәйрәм итәбез.

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укыла
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Казанда Кол Шәриф мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерде.

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанның Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә башлана, 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы тамашачылары өчен Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot