ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Дин

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы Казанда иртәнге сәгать дүрттә укыла

19 июнь 2017, 19:58 , Фото: dumrt.ru

Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы Казанда иртәнге сәгать дүрттә укыла Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.

Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30 сәгатьтә укый башлый, иртәнге 4тә – бәйрәм намазы, ә 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.

Шунысы мөһим, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла, дип җиткерә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр