news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры Чабаксарда уза торган халыкара фестивальдә катнаша

Әлеге фестивальдә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш төбәгеннән театрлар катнашуы көтелә.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә уздырыла торган «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестивальдә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш төбәгеннән театрлар катнашуы көтелә.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Йолдыз тапкан кыз» спектаклен тәкъдим итәчәк. Инсценировка авторы – Ркаил Зәйдулла.

«Фестивальгә озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров, «Әкият» театры сәхнәсендә күп спектакльләр куйган Людмида Дьяченко, театр директоры Роза Яппарова да чакырылган», дип хәбәр ителә театрның рәсми социаль челтәрендә.

Фестиваль 21 нче августтан 25 нче августка кадәр үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100