ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Йолдыз тапкан кыз» спектаклен Чабаксарда халыкара фестивальдә күрсәтәләр

19 август 2019, 18:31 , Фото: Михаил Захаров/архив

«Йолдыз тапкан кыз» спектаклен Чабаксарда халыкара фестивальдә күрсәтәләр «Әкият» курчак театрының татар труппасы Чабаксар шәһәрендә уза торган «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театрының татар труппасы Чабаксар шәһәрендә «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша. Чувашия башкаласында татар телендә «Йолдыз тапкан кыз» спектакле күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Фестивальгә спектакльнең режиссеры, озак еллар тетарның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров та, театрда бик күп спнектакльләр чыгарган Людмида Дьяченко да, театр директоры Роза Яппарова да чакырулы», ди театрның әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова.

«Йолдыз тапкан кыз» спектаклен Фәнис Яруллинның шул исемдәге әкияте буенча куелган. Инсценировка авторы – Ркаил Зәйдулла.

  • Чувашиядә уздырыла торган «Карусель сказок» фестивалендә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш регионыннан театрлар катнаша.
  • Фестиваль 21 - 25 августка көннәрендә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10