news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова: Юкәтауны медиакиңлеккә чыгарырга кирәк

КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова: Юкәтауны медиакиңлеккә чыгарырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистайдагы филиалы директоры Динара Җәләлова Юкәтау археология һәйкәлен таныту, туристлар өчен кызыклы итү юлларын әйтте. Бу хакта ул Чистай музеенда узган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Мин өч ел элек Юкәтау белән кызыксына башладым. Чистайда булган тарихны, Юкәтауны медиакиңлеккә чыгарырга, популярлаштырырга кирәк. Район бренды турында сөйләгәндә, минем өчен Чистай бренды – Юкәтау. Юкәтау – Чистайда гына булган уникаль мирас. Без дә түгәрәк өстәлләр үткәрдек, студентлар да битараф түгел, алардан Юкәтауда җыен уздыру тәкъдиме дә булды», - диде ул.

Ул Юкәтауга туристларны җәлеп итү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләрен җиткерде.

«Минемчә, аның чикләрен билгеләргә кирәк, таш булса да куясы иде. Анда башка тарихи урыннарга, урта гасыр шәһәрләренә күрсәткән билгеләр, уклар куярга мөмкин. Калкулыкта күзәтү мәйданы булса иде. Шулай ук мәгълүмат язылган такталар да кирәк, чөнки тарихчылар бу урынны ничә еллар өйрәнгән мәгълүмат күп. Юл буенда Юкәтауга күрсәткән берәр билге булса, туристларның игътибарын җәлеп итәр иде. Сувенир эшләнмәләр ясап була», - дип сөйләде ул.

Ул Юкәтауны торгызу буенча хәйрия фонды ясарга да тәкъдим итте. «Инициатива Чистай халкыннан булырга тиеш. Битараф булмаган кешеләр күп, безгә берләшергә кирәк. Булган мирасны өйрәнеп бетерү дә мөһим», - диде ул.

  • Кичә Чистай музеенда Юкәтау археология һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100