news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосының әдәби-музыкаль кичәсе киләсе елларда да узар дип көтелә

Радионың баш мөхәррире сүзләренчә, шигырь сөйләргә теләүчеләр күп булган.

«Китап» радиосының әдәби-музыкаль кичәсе киләсе елларда да узар дип көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» радиосы кичә үзенең зур сәхнәдәге беренче проектын — «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсен тәкъдим итте. Әдәби-музыкаль форматтагы мондый чара киләсе елларда да булыр дип көтелә.

«Киләчәктә шагыйрьләр репертуарын, шигырь сөйләүчеләр санын арттырып үткәрергә ниятлибез. Радиобызда бара торган чаралар, акцияләр һәм проектларны да бергә кушып уздырырга була. Мәсәлән, „Китап тавышы“ проекты финалын шушындый рәвештә оештырырга була», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Баш мөхәррир шигърият һәм моң кичәсе форматындагы тамашаны Яңа елдан соң булачагын әйтте.

«Шигырь сөйләргә теләүчеләр күп булып чыкты. Узган сезондагы „Китап тавышы“ проекты нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Анда Инстаграмда гына да 1,2 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасыннан 7-8 бик яхшы, тулы әдәби-музыкаль композиция ясарлык кешеләр табылыр дип уйлыйм. Яңа елдан соң мондый рухтагы кичәне кабатларга вәгъдә итәм», — диде ул.

Быел исә «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсе республикабызның шәһәр һәм районнарында узар дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ»га «Китап»ның башкарма продюсеры, кичәнең идея авторы, режиссеры һәм сценарсты Лилия Кадырова әйтте.

«Әлеге проектны Казанда эшләп карадык. Хәзер нинди хаталар булуын, алга таба нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңладык. Шуларның барысын да исәптә тотып, бу кичәне республикабызның шәһәр һәм районнарында куярга уйлыйбыз», — диде ул.

  • Кичә Габдулла Кариев театрында узган чарада Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаевның шигырьләре яңгырады. Аларны Лилия Кадырова «MINGAZOV» кавер төркеме башкаруындагы җанлы көйгә сөйләде. Кичәгә шигырь авторлары, журналист, блогерлар һәм барлык теләүчеләр килде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әдәби-музыкаль кичәне онлайн күрсәтте.



Галерея: «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсеннән фоторепортаж

«Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә — «Китап» радиосының зур сәхнәдәге беренче проекты. Аның идея авторы, режиссеры һәм сценаристы — «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100