news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы кичәсендә «Әлдермешкә кайтам әле» җыры заманча башкаруда яңгырады

Радионың әдәби-музыкаль форматтагы кичәсе дәвамлы булыр дип көтелә.

«Китап» радиосы кичәсендә «Әлдермешкә кайтам әле» җыры заманча башкаруда яңгырады
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Габдулла Кариев театрында «Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда «MINGAZOV» кавер төркеме Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи репертуарыннан «Әлдермешкә кайтам әле» җырын заманча яңгырашта тәкъдим итте.

«Әлеге җырга каверны без бер ел элек ясадык. Безнең репертуардагы җырлар — аранжировкалар ярдәмендә заманча яңгыраш алган композицияләр», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә — «Китап» радиосының зур сәхнәдәге беренче проекты. Аның идея авторы, режиссеры һәм сценаристы — «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова.

«Бүген әлеге проектны эшләп карадык. Хәзер нинди хаталар булуын, алга таба нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңладык. Шуларның барысын да исәптә тотып, киләсе елга бу кичәне тагын да яхшырак итеп куячакбыз», — диде Лилия Кадырова.

Кичәдә Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаевның шигырьләре яңгырады. Аларны Лилия Кадырова «MINGAZOV» кавер төркеме башкаруындагы җанлы көйгә сөйләде. Чарага шигырь авторлары, журналист, блогерлар һәм барлык теләүчеләр килде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әдәби-музыкаль кичәне онлайн күрсәтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100