news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсеннән татар теле укытучысы: Катнаш гаиләдә туган бала татар телен укымый

«Моның төп сәбәбе – ата-аналарның да татарча начар белүендә», - диде Гөлназ Кадыйрова.

Киров өлкәсеннән татар теле укытучысы: Катнаш гаиләдә туган бала татар телен укымый
Зилә Мөбәрәкшина

Киров өлкәсе Малмыж районы Яңа Смәел урта мәктәбе татар теле укытучысы Гөлназ Кадыйрова катнаш гаиләдә туган балаларның татар теле дәресләрен укымавын әйтте.

«Безнең мәктәптә дүрт милләт вәкиле укый: удмурт, мари, рус һәм татар балалары. Шуларның 60 проценты татарлар. Бездә катнаш гаиләләр бик күп. Ул безнең өчен төп проблема булып тора. Беренче сыйныфта исеме, фамилиясе татар булган балаларның ата-аналары татар телен өйрәнергә гариза язмый. Бишенче сыйныфта да шул ук хәл. Элек татар исемле балалар татар төркеменә керә иде. Барлык татар ата-анасы да татар телен сайламый», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, моның төп сәбәбе – ата-аналарның да татарча начар белүендә. «Чөнки алар 1990 ел балалары, алар туган телгә битараф. Катнаш гаиләләрдә исем-фамилия татарча булса да, үзләре рус телендә генә аралаша. Бу бик зур проблема», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

«Катнаш гаиләдә туган бала үзенең рус булмаганын аңласа да, үзен «татар» дип әйтә алмый, чөнки «рәхмәт»тән башка татарча бер сүз белми. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә җырлар җырлыйбыз, уеннар уйныйбыз. Удмурт, башкорт милләтеннән укучыларым татар балаларына кушылып, җырлар башкара. Шулай итеп, татар теленә кызыксыну уятабыз», - дип аңлатты укытучы.

Гөлназ Кадыйрова әйтүенчә, татар теле дәресе атнасына бер тапкыр укытыла. «Анда нәрсә генә өйрәтеп бетерәсең? Яңа елдан соң 3, 7-8 сыйныфларда татар теле дәресләре бөтенләй юк. Ата-аналар татар телен сайласа да, сәгать бирмәделәр. Анысы икенче проблема. Балаларны татар теле олимпиадаларына дәрестән тыш әзерлим, бу бары тик татар теле укытучысының инициативасы гына», - диде ул.

«Укучыларны татар теленә җәлеп итәр өчен «артистланырга» туры килә. Балаларны мәдәният йорты, авыл бәйрәмнәрендә катнаштырабыз. Татарча шигырьләр сөйләтеп торсак та, үзләренең кайсы милләттән булуын онытмаса иде, дибез. Хәзер Татарстан лагерьларга юлламалар бирә башлады. Балалар «Сәләт»кә барып, күңелләрен күтәреп кайта. Бу да уңай роль уйный», - диде ул.

Татар теле укытучысы төрле милләт балаларын берләштергән «Дуслык учагы» (»Костер дружбы») фестивален башкаларга да үрнәк чара итеп китерде. «Марий Эл, Татарстанның Балтач районы һәм Киров өлкәсе ел саен балалар көненә багышлап бәйрәм үткәрә. Һәр төбәктән йөзәр укучы килә. Бер-беребезгә кунакка йөрибез. Татарча да, русча да җырлыйбыз, марича да биибез, уйныйбыз. Бик күңелле уза», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100