news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда «Тантана» премиясе Буа театрының яңа бинасы сәхнәсеннән тапшырылачак

Киләсе елда «Тантана» премиясе Буа театрының яңа бинасы сәхнәсеннән тапшырылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2024 елда «Тантана» республика театр премиясе Буа дәүләт драма театрының яңа бинасы сәхнәсеннән тапшырылачак.

Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина премиянең 13нче тапкыр тапшырылачагын искәртте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Фото: © Рамил Гали

«Премиядә 2023 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 мартына кадәр куелган премьералар катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Буа дәүләт драма театрының яңа бинасында узачак. 2022 елга кадәр тантана Камал театрында узды. Соңгы елларда Чаллы, Әлмәт театрларында булды. Ни өчен премия Казаннан, ягъни үзәктән китә? Бу театрларга район, шәһәр администрациясе, оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуда ярдәм була. Конвертны ачып, җиңүчеләрнең исемен игълан итәргә, котларга шәһәрнең иң яхшы кешеләре чакырыла. Монда социаль эффект та күзәтелә», – дип сөйләде ул.

  • Исегезгә төшерәбез, Буа театрының яңа бинасы декабрь башында ачылды.

«Тантана» республика премиясе Халыкара театр көнендә — 27 мартта тапшырыла. Барысы – 17 номинация, аларның 12се – шәхси. Премиянең күләме — 100 мең сум. шулай ук махсус номинацияләр дә бар.

  • «Тантана» республика театр премиясе — театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган һөнәри премия.
  • Еллык театр премиясе республиканың опера һәм балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100