news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Буада театр бинасы ачылу белән үзебезне котлыйк

Рөстәм Миңнеханов: Буада театр бинасы ачылу белән үзебезне котлыйк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Буада реконструкциядән соң Буа театры бинасы ачылды. Театр эшчәнлеген «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни тирәлек» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән Район мәдәният йортында алып барачак.

«Соңгы арада дүртенче театр бинасы ачылуга мин чын күңелдән шат. Монда федераль үзәкнең, Дәүләт Думасының ярдәме зур була. Аеруча Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова тырыша. Аңа зур рәхмәт», - диде театр бинасы ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Буада көчле коллектив, көчле җитәкче. Бу театр гына түгел, бу мәдәни үзәк. Тирә-яктагы бөтен районнар килә алачак. Мин бу бәйрәм белән барыбызны да котлыйм», – диде ул.

Татарстан Рәисе төзүчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерде. Ул бинаның бик матур булуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов Буада татарлар, руслар һәм чувашлар яшәвен искәртеп, «Мин театрда татар спектакльләре генә булырга тиеш, димим. Без бик толерант булып, дус яшәү үрнәге күрсәтергә тиеш. Моңа игътибар итүегезне сорыйм», диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot