news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була

«41 төбәк Идел елгасы белән бәйле, аның күбесе – татарлар», - диде Васил Шәйхразыев.

Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була
Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев киләсе елда Идел буе Сабантуе оештырылачагын әйтте.

«Су юлы дигәндә, үз вакытында Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Татарстан халкын җыеп, Ык буе Сабантуен уздыра башлаган идек. Киләсе елда Идел буе Сабантуен үткәрәбез. Идел елгасы буенда унбиш төбәк урнашкан. Шул ук вакытта 26 өлкәнең инеше Иделгә коя. 41 төбәк Идел елгасы белән бәйле, аның күбесе – татарлар. Шуның нигезендә дә, без эшне алып барачакбыз», - диде ул.

Милли Шура рәисе фикеренчә, Сабантуй халыкны берләштерә, бөтен милләтләргә татар халкының кунакчыл икәнен күрсәтә.

«Быел беренче тапкыр Казахстанда Иртыш буе Сабантуен үткәрдек. Сабантуй алдыннан элек мәдәни чаралар үткәргән булсак, без хәзер дөньякүләм конференцияләр дә алып барабыз», - диде Васил Шәйхразыев Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100