news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Киләчәк уеннары» вакытында «КазанЭкспо»га бушка транспорт йөреп торачак

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» вакытында Җиңү Проспекты метро станциясеннән «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгенә бушлай транспорт йөреп торачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Җиңү Проспекты метро станциясеннән «КазанЭкспо»га хәтле бушлай шаттлар йөреп торачак. Шулай ук, тамашачылары тимер юл белән «Аэропорт» станциясенә хәтле килә ала. Ярышларга билет булган очракта тимер юл белән йөрү бушка булачак», – диде министр.

  • «Киләчәк уеннары» 19 февральдән 3 мартка кадәр үтә. 21 дисциплина буенча ярышлар Казанның төрле мәйданчыклары оештырыла. Халыкара турнирга 107 илдән вәкилләр киләчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot