news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонов: «Киләчәк уеннары»нда 107 ил вәкиле була, Казанга бөтен дөнья диярлек кунакка килә

«Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасы «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгендә 21 февральдә, ябылу тантанасы 3 мартта булачак.

Леонов: «Киләчәк уеннары»нда 107 ил вәкиле була, Казанга бөтен дөнья диярлек кунакка килә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

19 февральдән 3 март аралыгында Казанда халыкара «Киләчәк уеннары» үтәчәк. ТР спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә турнирда 107 ил вәкиле катнашачагын хәбәр итте.

«Уеннарда 2 меңнән артык кеше катнашачак. Базада 107 ил вәкилләре һәм 277 команда бар. Безгә бөтен дөнья диярлек кунакка киләчәк. Төп программада – 16 дисциплина, киңәйтелгәнендә 5 дисциплина була. Татарстанны турнирда фиджитал-хоккей, баскетбол, дроннар узышы һәм BMX ярышларында тәкъдим итәчәкләр», – диде Владимир Леонов.

Спорт министры, Татарстан һәм Казанның зур ярышлар үткәрүдә тәҗрибәсе булса да, «Киләчәк уеннары»ны республика өчен революцион яңа проект булуын әйтте.

«Татарстан, Казан, безнең команда бик күп уеннар оештырды. Тик «Киләчәк уеннары» – ул революцион һәм стандарт булмаган өр-яңа продукт. Тәҗрибәбез булса да, беренче тапкыр шундый проектта тотындык. Без көн саен яңа белемнәр, күнекмәләр алабыз. Бик күп катнашучылар һәм тамашачылар көтәбез», – диде ул.

«Киләчәк уеннары» Казанның берничә мәйданчыгында оештырыла. Алар – «КазанЭкспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, «Ак барс» көрәш сарае, Теннис академиясе, «Татнефть арена», «Урам» экстрим паркы, Иннополис, ИТ-парк, «Трудовые резервы» стадионы, Казан циркы.

«Бөтен объектларда эшләр башланды. Күпчелек дисциплиналар «КазанЭкспо»да, профильле спорт төрләре башка мәйданнарда үткәреләчәк. «Трудовые резервы»да беренче тапкыр кыш көне ачык һавада дроннар узышы, циркта роботлар көрәше оештырабыз», – дип сөйләде Владимир Леонов.

«Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасы «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгендә 21 февральдә, ябылу тантанасы 3 мартта булачак.

  • Төп программадагы дисциплиналар – фиджитал-футбол, фиджитал-хоккей, фиджитал-баскетбол, фиджитал-узышлар, фиджитал-көрәш, фиджитал-скейтбординг, фиджитал-тактик сугыш, компьютер уеннарын вакытка уйнау, компьютер уеннарын команда белән уйнау, роботлар көрәше, дроннар ярышы, программалау.
  • Киңәйтелгән программадагы дисциплиналар – фиджитал BMX, виртуаль велоузыш, бию симуляторы, сибур кибатлетика, VR ритм-симулятор.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100