news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
архив/Ильнар Тухбатов, Валерия Белова

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Биш ел эчендә 413 ФАП төзелде, 1,5 меңгә якын ФАП ка капиталь ремонт үткәрелде. Быел 45 ФАП төзелде. Киләсе елда тагын 45 ФАП һәм 10 табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла", - диде министр.

Марат Садыйков 2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырылуын искәртте.

Программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен республика бюджетыннан 330 млн сум акча бүлеп бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100