news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә Татар яшьләре көннәрендә чит ил татарлары да катнашыр дип көтелә

Россиядән читтә яшәүче татарлар, пандемия сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында, быел Татар яшьләре көннәрендә катнашмый.

Киләчәктә Татар яшьләре көннәрендә чит ил татарлары да катнашыр дип көтелә
Солтан Исхаков

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татар яшьләре көннәрендә Россия төбәкләреннән килгән татарлар гына катнаша. Киләчәктә чарага чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә җәлеп итү ниятләнә.

«Без чит илдәге татар яшьләрен чакырырга һәрвакытта әзер. Әзер генә түгел, ул кирәк тә. Бөтендөнья татар яшьләре көннәре дип башланган чара иде бит ул. Әлегә без аларны чакыра алмыйбыз. Махсус эшләнгән әйбер түгел ул. Шундый чикләүләр бар», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова сүзләренчә, быелгы Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар Казанга ПЦР-тест узып яки прививка ясатып килә.

«Гаризаларны кабул итү ачык рәвештә дә бара. Гаризаны төрле җирдән бирергә мөмкин. Шулай да төбәкләрдән килүчеләрнең барысына да ПЦР-тест узарга яки прививка ясатып килергә кирәк», — диде Зөлфия Ибләминова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

XXXI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Ачылу тантанасы 14 сентябрь көнне Габдулла Кариев театрында 13.20 сәгатьтә була. Быел Татар яшьләре көннәрендә 180 кеше катнашачак. Бу узган елга караганда, 30 кешегә күбрәк. Агымдагы елда чарада күптән катнашмаган төбәкләр дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100