news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татар яшьләре көннәрендә күптән катнашмаган төбәкләр дә булачак

Чарада илнең 30 төбәгеннән килгән делегатлар катнашыр дип көтелә.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татар яшьләре көннәрендә чарада соңгы елларда катнашмаган төбәкләр дә булачак.

«Быел без 30 төбәктән гариза алдык. Алар арасында һәрдаим катнаша торган Әстерхан, Иваново, Пермь, Новосибирск, Түбән Новгород һәм башка өлкәләр белән беррәттән, соңгы елларда катнашмаган Коми Республикасы, Волгоград, Калининград өлкәләре дә булачак. Без, әлбәттә, аларны бик шатланып кабул итәбез», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

XXXI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Ачылу тантанасы 14 сентябрь көнне Габдулла Кариев театрында 13.20 сәгатьтә була. Быел Татар яшьләре көннәрендә 180 кеше катнашачак. Бу узган елга караганда, 30 кешегә күбрәк.

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot