news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә "Татар кызы" бәйгесе дөньякүләм статус алачак

Милли шура рәисе фикеренчә, татар гүзәлләре Калининградтан Сахалинга хәтле, Америкадан Австралиягә хәтле барланырга тиеш.

(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Киләчәктә "Татар кызы" бәйгесе дөньякүләм статус алачак. Бу хакта бүген Уфада "Татар кызы - 2017" бәйгесе финалы уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

"Иртәгәдән башлап, без "Татар кызы -2018" бәйгесенә әзерләнә башлаячакбыз. Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан бөтен өлкәләргә үзебезнең тәкъдимнәрне җибәрәчәкбез. Беренчедән, бәйге үсеш алды, без бу динамиканы хуплыйбыз. Икенчедән, безнең көтәргә вакытыбыз юк", - диде бу уңайдан Милли шура рәисе. Аның фикеренчә, татар гүзәлләре Калининградтан Сахалинга хәтле, Америкадан Австралиягә хәтле барланырга тиеш.

"Татар кызы" халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар - Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Бәйге 2011 елдан үткәрелеп килә, былтыр ул халыкара статус алды. Бүген Уфада "Татар кызы - 2017" сайланачак, финалда Россия һәм Казахстаннан 12 кыз катнаша. Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100