news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Россия Герое исеме белән бүләкләнүчеләр арасында Казанда туган Айнур Сафиуллин бар

Кичә Россия Герое дигән дәрәҗәле исеме белән бүләкләнүчеләр арасында Казанда туган Айнур Сафиуллин да булган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Саклану министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң Россия Президенты Владимир Путин Россиянең тугыз Героена – махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Алтын Йолдыз» медальләре тапшырды.

«Татар-информ» га билгеле булганча, Айнур Сафиуллин штурмлау отряды белән бергә торак пунктны азат итүдә катнашкан. Ул үз хәрбиләре белән өч сәгатьтән артык дошманның контрһөҗүмен тоткарлый һәм, шәхси составны югалтмыйча, куелган барлык бурычларны үти.

Һөҗүм хәрәкәтләре нәтиҗәсендә дошманның икедән артык взводы юк ителә, сигез националист әсирлеккә алына, Javelin һәм NLAW тибындагы танкка каршы чит ил коралларының ракета комплексы үрнәкләре кулга алына.

«Мин үзем Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, бу хәлләрне фронтта күрдем, әмма анда, әлбәттә, куркынычрак иде. Мин улым өчен шатмын, аны кеше һәм командир буларак хөрмәт итәм», — дип сөйләде агентлыкка Айнур Сафиуллинның әтисе Альберт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100