news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Алтын йолдыз» медален тапшырды

РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Геройларына «Алтын йолдыз» медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Россия Оборона идарәсенең илкүләм үзәгендә узды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия лидеры, хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, махсус хәрби операция барышында анда катнашучылар алгы сызыкта иң катлаулы участокларда хәрби бурычын үтәвен әйтте.

«Мин сезгә һәм сезнең полкташларыгызга рәхмәт белдерәм, чөнки сез алардан башка, мөгаен, бу эшләрне башкара алмас идегез. Сезгә батырлыгыгыз һәм көчле рухлы булуыгыз өчен рәхмәт. Безнең ил, безнең барлык гражданнар сезнең белән горурлана һәм сезгә ышана», - диде Путин.

Ул шулай ук хәрби хезмәткәрләргә төрле җитди сынауларны җиңеп, катлаулы хәрби шартларда эш итәргә туры килүен әйтте. Әмма махсус хәрби операциядә катнашучыларның сугышчан кәефе ярдәмендә Россия һичшиксез куелган максатларга ирешәчәк, дип ышана Путин. Шулай ук Россия гражданнарны, суверенитетны һәм Туган илнең иминлеген ышанычлы яклый алачак.

«Сезгә зур рәхмәт. Бик яхшы, данлы хезмәт, хәрби бурычка һәм антка тугрылык өчен рәхмәт», - диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100