news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә бер урынга биш кеше гариза биргән

«Җиде егетнең укырга керүе, шулай ук, шатланырлык очрак», - диде Рамил Мирзаһитов.

КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә бер урынга биш кеше гариза биргән
Салават Камалетдинов

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белем бирү программасына бер урынга биш кеше гариза биргәнен әйтте.

«Быел нәкъ шушы ук программага бюджет хисабына 25 студент кабул ителә. Исемлекләр 1 августта билгеле булачак. Бүгенге вазгыять өчен шактый зур конкурс: 25 урынга 131 гариза кабул ителде. 25 студентның өчесе чит төбәкләрдән (Ульяновск, Удмуртия, Башкортстан). Җиде егетнең укырга килүе шулай ук, шатланырлык очрак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Искәртеп үтик, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы юнәлеше 2020 елда ачылды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов уку планын «Татмедиа» АҖ белән бергәләп эшләвен һәм киләчәктә бергә уку планын гамәлгә ашыру турында да килешүе турында әйткән иде.

Бу юнәлештә укучы студентлар практиканы республиканың «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы матбугат органнарында, телевидениедә уза.

«Узган ел, шулай ук, 25 бюджет урыны иде, шушы юнәлешкә бер урынга ике-өч кеше гариза биргән иде», – дип өстәде Рамил Мирзаһитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100