news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы юнәлеше ачыла

Әлеге юнәлешкә кергән абитуриентлар ике-өч телдә эшли алырлык белгеч буларак әзерләнәчәк.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы юнәлеше ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә яңа уку елында «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлеше ачылачагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«КФУда күп еллар дәвамында журналистлар әзерләү буенча махсус факультет бар иде. Ул хәзер дә бар, тик исеме бераз башкачарак атап йөртелә: университетның башка структураларындагы кебек югары мәктәп форматында эшләп килә. Яңа программабызның үзенчәлеге шунда: белгечләрне татар телендә әзерләячәкбез. Моннан тыш, программага чит телләр буенча да күп сәгатьләр кертеләчәк», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов «Татмедиа» агентлыгын да аерым билгеләп үтте. «Без алар белән уку планын бергәләп эшләдек һәм киләчәктә бергә аны (уку планын) гамәлгә ашыру турында да килештек. Үз чиратымда, бу этапта безгә ярдәм кулы сузган „Татмедиа“ агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйковка һәм республикабызның тәҗрибәле журналистларына рәхмәтемне җиткерәм», — диде директор.

Директор сүзләренчә, студентларга практиканы республиканың «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы матбугат органнарында, телевидениедә уздыру планлаштырыла. «Студентлар, беренче курстан башлап, республикабызның бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче медиатармагы белән танышачак, соңрак үзләре сайлаган юнәлеш буенча тулы гамәли әзерлек, чыныгу узачак», — дип сөйләде ул.

Әлеге программага 23 бюджет урыны каралган. «Россия күләмендә башка гуманитар юнәлештәге белгечлекләрнең күпчелегенә 10-15 бюджет урыны гына бирелгән шартларда, бу — зур сан. Шуңа күрә, журналистика белән кызыксынган, бу өлкәдә сәләте булган яшьләргә бюджет нигезендә уку мөмкин булачак», — дип саный директор.

«Безнең фикеребезчә, киләчәктә әлеге программа буенча белем алучы яшь белгечләр, иң беренче чиратта, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихыбызны үзләштерәчәк һәм, әлбәттә, журналистика серләренә төшенәчәк, алар чит телдә дә аралаша алачак», — диде Рәдиф Җамалетдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100