news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның чыгарылыш студенты: Зыялы һәм акыллы татарлар булганыбызны онытмасак иде

КФУның чыгарылыш студенты: Зыялы һәм акыллы татарлар булганыбызны онытмасак иде
Абдул Фархан

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларның чыгарылыш кичәсе булды.

Барлык чыгарылыш курс студентлары исеменнән Зилә Зәйдуллина әти-әниләргә, мөгаллимнәргә рәхмәт әйтте.

«Әти-әниләр безне тәрбияләп, дөрес юлга озатып җибәрде. Аллага шөкер, биш ел исән-сау укып чыктык. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Безгә ышанганыгыз, белем биргәнегез, үсәргә ярдәм иткәнегез, сабырлыгыгыз, зирәклегегез өчен рәхмәт. Сезнең җитәкчелектә төрле авырлыкларны уздык һәм алга таба атлар өчен көчләр тупладык. Үзебезнең кем икәнебезне, зыялы һәм акыллы татарлар булганыбызны онытмасак иде», - диде ул сүзен Ркаил Зәйдулланың «Татар булып калыйк» дигән шигыре белән дәвам итте.

Чыгарылыш курс студенты, шагыйрә Алинә Хәбибуллина чыгарылыш кичәсенә махсус язылган шигырен укыды. «Университет бусагасын атлап, кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы белем юлына аяк баскан идек. Сайлаган юлыбыздан читкә тайпылмый алга бару өчен һәрберебезгә маяк булган укытучыларыбыз вакытын да, көчен дә кызганмады. Белем буразналарын ерган вакытта рәхәт мизгелләр белән бергә авырлыклар да булгандыр. Ләкин ярты юлда бирешмәс өчен, һәрберебезгә терәк-таяныч булдыгыз», - диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов чыгарылыш кичәсен шатлыклы да, моңсу да булуын әйтте. «Зачет, имтихан, курс эшләре яклаулар, төне буе әзерләнүләр – барысы да артта калды. Алдыгызга куйган максатларга ирешеп, югары белем дипломнары алдыгыз һәм бүгенге көннән барыгызның да статусы үзгәрде: югары белемле белгеч, магистр булдыгыз», - дип билгеләп үтте ул.

«Моңсу, чөнки без дүрт-биш ел бер гаилә булып яшәдек. Безнең йөзгә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Киләчәктә кайда эшләсәгез дә, үз эшегезнең остасы булырсыз, дан казанырсыз, сезнең турында гел яхшы фикерләр генә ишетеп торырбыз дип өметләнәбез. Олы тормышка аяк басасыз, тормышыгыз да, үзегез кебек, матур булсын», - диде югары мәктәп деканы.

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина әйтүенчә, һәр студент укытучы йөрәгендә үз урынын тапкан. «Сезнең матурлыгыгыз, йөзегездәге елмаюлар, бәхет һәрдаим тормыш юлыгызда юлдаш булсын, әти-әниләрегезне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, безне искә алып яшәргә язсын. Телебезгә хезмәт итәрсез, рухыбызга тугры булырсыз, үзегезнең уку йортын, аның данын, шәхес булып җитешкәнлегегезне алга таба да үзегез белән алып барырсыз дип ышанабыз», - диде ул.

«Җиңүгә ирешүегез белән ихластан тәбрик итәбез. Без сезне әдәбият, мәдәният дөньясына алып керергә, кешенең күңел нечкәлеген, эчке кичерешләрен образлар, символлар аша аңларга, өйрәтергә тырыштык. Татар теленең бөтен аһәңен, матурлыгын тоярга, өйрәтергә тырыштык. Киләчәктә бу белемнәрегез тормышта, эшегездә ярдәм итсен иде, һәрбарчагызга уңышлар, хәерле юллар телим», - диде КФУның әдәбият кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Раушания Нурмөхәммәтова яшь белгечләрнең белем ягыннан үсеш кичерүләрен әйтте. «Беренче курстан соң сез шулкадәр үстегез: белем ягыннан да, кыяфәтегез ягыннан да. Танымаслык булып үзгәрдегез. Кая гына барсагыз да, безнең укытучылар кебек яхшы кешеләр каршы алсын, барган җирләрдә яратып эшләргә язсын. Эшен яраткан кеше һәрвакыт бәхетле була. Алган дипломнарыгыз сезгә хезмәт итсә иде. Бәхет телим», - диде ул.

Чыгарылыш кичәсендә әлеге уку йортын 2008 елда тәмамлаган җырчы, алып баручы ИлГәрәй дә бар иде. «15 ел узып та киткән. Һәр көннең, сәгатьнең, секундның кадерен белеп яшәргә кирәк. Шушы бинаны, укытучыларны беркайчан да онытмагыз, хәлләрен белешеп торыгыз. Үзегез сайлап алган һөнәрләрегез буенча яратып эшләргә насыйп булсын», - дигән теләкләрен әйтте һәм җырлар башкарды.

  • Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә бәйрәмдә барлыгы 149 яшь белгеч булды. Шуларның 75е – институтны кызыл дипломга тәмамлады. Алар педагогик белем бирү һәм филология юнәлешендә белем алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100