news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУдагы татар теле курсларына йөрүчеләр тест һәм сөйләм сынавын үтәчәк

Галимнәр татар телен өйрәнүдә нәтиҗәгә ирешер өчен теләк, хезмәт һәм курыкмыйча сөйләшү кирәк дип саный.

КФУдагы татар теле курсларына йөрүчеләр тест һәм сөйләм сынавын үтәчәк
Рамил Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетында теләгән һәркем өчен татар теленнән түләүсез курсларның башыннан азагына кадәр йөргәннәргә сертификат тапшырыла. Моның өчен алар тест һәм телдән сөйләм сынавын үтәргә тиеш.

«Курсларны тәмамлаганнан соң һәр дәрәҗәгә нисбәтле рәвештә тест үткәрелә һәм укытучы телдән сөйләмне тыңлый. Шуның нәтиҗәсендә аларның белем дәрәҗәләре бәяләнә», — диде курсның җитәкчесе, профессор Әлфия Йосыпова.

Аның әйтүенчә, халык курсларга үз теләге белән языла, мәҗбүр итүче юк. «Тел өйрәнү — хезмәт. Әгәр дә курста укытучы белән ике сәгать сөйләшеп, кайткач, дәреслекне алып куясың икән, бернинди дә нәтиҗәсе булмый. Курыкмыйча мөмкин булган очракта татарча сөйләшү сорала. Иң мөһиме — теләк, хезмәт һәм сөйләшү», — диде ул.

«Курсларны чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә дә уздырырга ниятлибез. Россия төбәкләрендә Каюм Насыйри институты үзәкләре дә эшләп килә, алар белән дә сөйләшүләр алып барыла. Башка елларда курсларга йөргән иң яшь кешегә — алты, иң олысына — 80 яшь иде», — диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Әлфия Йосыпова татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар икән, курсларның да күп булуы яхшы дип саный. КФУ, Россия ислам университеты һәм республика мәчетләрендә татар теле курслары бар. Бездә быел да кыска гына вакыт эчендә меңгә якын кешенең курсларга теркәлүе халыкның бу курсларны көтүе һәм Казан университеты курсларына теләп йөрүләрен сөйли», — дип аңлатты ул.

Татар теле курслары 2011 елдан бирле уздырыла. Быел татар теле курслары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең матди ярдәме белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100