news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак

Татар теле курсларын елына ике тапкыр үткәрергә ниятлиләр.

КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак
Рамил Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетында теләгән һәркем өчен татар теленнән түләүсез курслар уздырыла башлый. Дәресләр февраль ахырында башлана.

«Бүгенге көндә 900дән артык гариза килде, шуларның 600е — Казаннан, калганнары Чаллы, Алабуга һ.б. төбәкләрдән язылганнар бар. Курсларга теркәлү әле дә дәвам итә. Татар теленнән курсларга йөрергә теләүчеләр өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 25 февраль 18:00дә җыелыш узачак», — диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның сүзләренчә, әлегә кадәр курслар Казанда гына үткәрелгән булса, быел КФУның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге филиалларында да оештырыла. «Курслар елына бер генә тапкыр үткәрелгән булса, быел елына ике тапкыр: берсе — февральдән майга кадәр, икенчесе октябрьдән декабрьгә кадәр дәвам итәчәк», — диде директор.

Курслар башланганчы, укучыларның телне белү дәрәҗәсен ачыклаячаклар «Дәресләр өч дәрәҗәгә бүлеп укытылачак: башлангыч, урта (исәнләшү һәм кайбер фразаларны белүчеләр), һәм тел өлкәсендә белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен. Курсларның вакыты укучыларның йөрү мөмкинлеген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

«Бер төркем атнага ике тапкыр киләчәк, бер килгәндә өч сәгать укыячак. Барлыгы 72 сәгатьлек программа каралган», — дип ачыклык кертте татар теле курсларының җитәкчесе, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова

Курсларга Казан федераль университеты сайтында яки шушы сылтама аша теркәлергә мөмкин.



Галерея: Татар теле курсларына багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж

Татар теле курслары 2011 елдан бирле уздырыла. Быел татар теле курслары Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең матди ярдәме белән оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100