news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда яңа уку елыннан «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» белгечлеге ачыла

КФУда яңа уку елыннан «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» белгечлеге ачыла
Салават Камалетдинов

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2023-2024 уку елыннан «Татмедиа» белән берлектә «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» программасын булдырырга ниятлиләр.

«Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдык, аның белән дә әлеге темага сөйләштек. Шунысы куандыра: әлеге белгечлеккә федераль бюджеттан урыннар бүлеп бирелмәде, ләкин республика хөкүмәте бу белгечлекне актуаль дип таныды. Рөстәм Нургалиевич 20 бюджет урыны бирү турында карар кабул итте» – диде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның әйтүенчә, студентлар график дизайн, иллюстрация һәм анимация, график бренд-коммуникация, газета-журнал версткасы, китап басмасы, полиграфия продукциясе һәм тышкы реклама өлкәсендә югары квалификацияле билингваль белгечләр булачак.

«Бу бюджеттан тыш гамәлгә ашырыла торган программа. Бик кызыклы, үзенчәлекле белгечлек», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе пленар утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100